Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
Бу көнне без дә бик көтеп алабыз, укыган китаплар турында сөйләшәбез, шигырьләр сөйлибез, җырлар җырлыйбыз. Үзебез дә шигырьләр, әкиятләр язып карыйбыз. Сыйныфташларыбыз Илназ, Нурислам һәм Диананың беренче иҗат җимешләрен Башкортстан яшьләре гәзите “Өмет” битләрендә күрү – зур шатлык! Каләм тибрәтүче малай-кызларга иҗади уңышлар телибез!
Ясминә Габдрахманова