Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
«Татарская гимназия №84» городского округа города Уфы Республики Башкортостан
- Информация о материале
- Категория: Новости
- Просмотров: 3101
Ученица Татарской гимназии №84 стала абсолютным победителем олимпиады по истории и литературе
14 мая 2021 года в Государственном академическом русском драматическом театре Республики Башкортостан состоялась Торжественная церемония награждения победителей и призеров Олимпиады школьников на Кубок имени Ю.А. Гагарина и подготовивших их педагогов. В церемонии приняли участие легендарные российские космонавты, Герои Российской Федерации, а также другие почетные гости. Татарскую гимназию №84 г.Уфы представила ученица 6 д класса Соколовская Варвара и ее наставники – учитель истории и обществознания Гибадуллина Фания Динисламовна и учитель русского языка и литературы- Тищенко Зиля Минигалиевна.
Варвара стала абсолютным победителем олимпиады по истории и литературе, успешно пройдя испытания школьного, муниципального и республиканского уровней. Из рук почетных гостей ей были вручены почетная грамота, медаль и памятные подарки – квадракоптер и электросамокат.
Поздравляем Варвару и ее наставников с победой и желаем покорения новых высот!
29
апреля
2021
|
- Информация о материале
- Категория: Новости
- Просмотров: 3676
27
апреля
2021
|
- Информация о материале
- Категория: Новости
- Просмотров: 3784
Бәйрәмнәр дәвам итә!
Бүген, 27 апрельдә, Уфаның 84 санлы Татар гимназиясендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган чара узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм "Символ" театр студиясе белән берлектә оештырылган матур бәйрәм яшь нәфис сүз осталарының чыгышы, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар җитәкләгән бию түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларның, театр студиясенең кечкенә артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады.
Башлангыч сыйныфларда укучы балалар арасында үткән Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсының җиңүчеләре һәм "Әллүки" журналының конкурсларында актив катнашучы 3в сыйныфы укучылары бүләкләнде. Беренче урынга ике укучы - Карина Кашапова (3в сыйныф) һәм Әскар Латыйпов (4а сыйныф) лаек булды.
Чарага килгән “Нур” театры артистлары Мәхмүт Фатыйхов һәм Символ Гайнетдинов-Агыйделский нәфис сүз осталыгы күрсәттеләр, шигырь укыдылар. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
Гимназия директоры Равил Рифгать улы Идрисов үз чыгышында укучыларны, укытучыларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, карт әтисе сөйләгән, Тукай белән бәйле истәлекләрне барлады. Балаларны үз телләрен тагын да тырышыбрак өйрәнергә кирәклеген ассызыклады. Чарага 65нче Татар гимназиясеннән килгән кунаклар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, тамашачылар аларны алкышларга күмде. Алып баручы Лениза Мәүләви кызы һәр тамашачы күңеленә ачкыч таба алды.
Бәйрәм күмәкләп "Туган тел"не җырлау һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамлады. Барлык оештыручыларга ихтирамыбызны белдерәбез. Иманлы, Тукайлы, телле булыйк!