ВКЛ / ВЫКЛ: ИЗОБРАЖЕНИЯ: ШРИФТ: A A A ФОН: Ц Ц Ц ЦНАСТРОЙКИ:
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
«Татарская гимназия №84» городского округа города Уфы Республики Башкортостан

450105, республика Башкортостан, город Уфа, Баязита Бикбая улица, 31-1
https://www.traditionrolex.com/7

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
«Татарская гимназия №84» городского округа города Уфы Республики Башкортостан

450105, республика Башкортостан, город Уфа, Баязита Бикбая улица, 31-1

МЕНЮ

Мы рады приветствовать вас
на официальном сайте нашей школы!

Сайт адресован всем, кому интересно знать, чем живет наше
образовательное учреждение.

Перейти в раздел

Бәйрәмнәр дәвам итә!

WhatsApp Image 2021 04 27 at 21.21.07

Бүген, 27 апрельдә, Уфаның 84 санлы Татар гимназиясендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган чара узды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм "Символ"  театр студиясе белән берлектә оештырылган матур бәйрәм  яшь нәфис сүз осталарының чыгышы,  Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар җитәкләгән бию түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларның, театр студиясенең кечкенә артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады.

Башлангыч сыйныфларда укучы балалар арасында үткән Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсының җиңүчеләре һәм "Әллүки" журналының конкурсларында актив катнашучы 3в сыйныфы укучылары бүләкләнде. Беренче урынга ике укучы - Карина Кашапова (3в сыйныф)  һәм Әскар Латыйпов (4а сыйныф) лаек  булды.

Чарага килгән “Нур” театры артистлары Мәхмүт Фатыйхов һәм Символ Гайнетдинов-Агыйделский нәфис сүз осталыгы күрсәттеләр, шигырь укыдылар. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

Гимназия директоры Равил Рифгать улы Идрисов үз чыгышында укучыларны,  укытучыларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, карт әтисе сөйләгән, Тукай белән бәйле истәлекләрне барлады. Балаларны үз телләрен тагын да тырышыбрак өйрәнергә кирәклеген ассызыклады. Чарага 65нче Татар гимназиясеннән килгән кунаклар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, тамашачылар аларны алкышларга күмде. Алып баручы Лениза Мәүләви кызы һәр тамашачы күңеленә ачкыч таба алды.

 Бәйрәм күмәкләп "Туган тел"не җырлау һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамлады. Барлык оештыручыларга ихтирамыбызны белдерәбез. Иманлы, Тукайлы, телле булыйк!

WhatsApp Image 2021 04 27 at 21.21.41

WhatsApp Image 2021 04 27 at 18.50.13

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?
 

ds2

 

Подробнее

 
 
 

 

 баннер навигатор инклюз1

 
 
© 2026. Все права защищены.