Башкортстан "Китап" нәшрияты кибетендә (Ленин урамы, 26) балалар өчен өр-яңа китаплар тәкъдим ителде. Мөнир Вафинның "Котырган болыт", Клара Сәфәрованың "Күкеле сәгать", Рәлиф Шәгалинең "Үсәсе килә" китапларының туена, шагыйрьләрнең зур сөенечләрен уртаклашырга бик күп кунаклар җыелган иде. Чарада җанлылык, бәйрәм кәефе хөкем сөрде.
Гимназия укучылары Эллария Сәхапова, Сабина Фәтхетдинова, Сәйдә Гәрәева, Кәрим Сагетдинов, Гайшә Гәрәева, Камилә Нәфыйкова башкаруында шигъри әсәрләр уңышлы яңгырады, алар бәйрәмнең бизәге булды.
Чарада авторлар башкаруында да бик күп шигырьләр укылды, фәһемле сүзләр әйтелде.
Балалар әдәбияты - туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүнең уңышлы ысулы икәнлеге ассызыкланды. Укучыларны бәйрәмгә үрнәкле балалар театр студиясе "Символ" җитәкчесе Лениза Гайнетдинова һәм Айгөл Ахунова әзерләде.



